Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Руслан Кираметдинов: «Хәзер кавышуга өметем юк инде»

Руслан яңа сезонда халыкны нәрсәләр белән шаккатырачак, шәхси тормышында нинди үзгәрешләр бар?

-Руслан, нинди яңалыкларың бар? Нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?

Иҗат итәм. Менә октябрь ахырында башта Татарстан, кабат Башкортстан районнарына, Россиянең кайбер шәһәрләренә концертлар белән чыгып китәчәкмен.

-Нәрсәләр көтелә быелгы концертыңда?

Тулысынча яңа программа әзерләдем. Күпчелек җырларым туган як, әти-әни кадере турында. Мәхәббәт турында да берничә җыр булачак. Ләкин төп басымны быел мәгънәле җырларга ясадым. 13 кешедән торган бик көчле музыкаль коллектив тупланды. Бер популяр җырчының музыканты да миңа күчте. Аның кем икәнлеген әлегә әйтми торам. Концертларда үзегез күрерсез, Аллаһы теләсә.

Быелгы концертларымда мин серләремне ачарга карар кылдым. Тамашачыма тормышым, башымнан үткәннәр турында башыннан ахырына кадәр сөйләячәкмен. «Ильмира белән кавышачакбызмы без, юкмы?», «Әле һаман да бер-беребезне яратабызмы, юкмы?» – шул сорауларның барысына да җаваплар концертларда булыр.

Аллаһы боерса, быел, зурлап, Казанга киләбез. Казан тамашачысы бик көтә, «тизрәк кил» дип, көн дә язалар.

-Агач эше буенча бизнесың бар иде. Аны япкач, үзеңне башка өлкәдә сынап карамадыңмы?

Төгәл генә бер юнәлештә алып бара торган эшем юк. Барыбер тегеннән-моннан кертү юлларын табам.

Машинаңны да яңарттың бугай. Күпмегә алдың, сер булмаса?

Аның бәяләрен әйтү кирәк түгел инде.

Балаларың белән еш күрешәсеңме? Сагыналармы?

Сагыналар… Мөмкинлек булган саен күрешергә тырышабыз. Әле менә күптән түгел кызым Ясминәнең туган көне булды, вакытымны балалар белән бергә үткәрдем. Киноларга, уен бүлмәләренә алып бардым.

-Атна саен очрашу мөмкинлегең бармы?

Эшләрем күп булганда атна саен күрешә алмыйм инде. Әле бит үземне дә, эшне дә карарга кирәк. Казанга күченү ниятем бар. Ләкин башта торак мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.

Без әле Ильмира белән бергә чакта ук Казанга күченергә хыялланган идек бит. Барысын да Аллаһы Тәгалә кулына тапшырдым. Исән-сау булсак, бер җае табылыр.

-Узган ел миңа интервью биргәндә, «без Ильмира белән барыбер бергә булачакбыз» дип әйткән идең. Ул фикереңнән кире кайтмадыңмы әле?

Юк, хәзер кавышуга бернинди өмет тә юк инде.

-Үз язмышың белән килештеңме инде?

Ничек язган, шулай була. Мин шуны гына әйтә алам.

-Баштарак бик бәргәләндең...

Ир кеше андый ситуацияләрне хатын-кызга караганда авыррак кичерә. Барыбер хатыныңнан наз көтәсең. Өстәвенә, без бер-ике ел гына яшәгән кешеләр түгел бит, 12 ел гомер кичергән парлар идек. Башта кыен булды инде, яшермим. Хәзер тулысынча тынычландым, дип әйтә алам. Әти-әни, балаларым сау-сәламәт булсын, иҗатым барсын – шулар иң мөһиме.

-Әбиләре дә балаларны сагынып торадыр.

Әйе инде, балалар алар гел монда, әбиләре янында үстеләр. Хәзер дә алып киләм. Ильмира белән аралашканым юк. Улым Камил белән генә шалтыратышабыз да, барып алам.

-Алимент түлисеңме?

Юк, алимент түләмим. Балаларга үзем ничек булдыра алам – шулай ярдәм итәм.

-Балаларның үскәнен күрми калам, бергә вакыт үткәрүләрдән мәхрүм булам дип, җаныгыз ашаламы?

Дөресен әйткәндә, бар андый хисләр. Алардан качып булмый. Шушы яшькә кадәр үстергән бит инде мин аларны. Балалар белән гел бергә идек. Гастрольләрдән кайтып кергәндә дә үз өеңә кайтып керәсе килә. Сагындыра. Мин дә бит – адәм баласы. Миндә дә җан бар, йөрәк бар.

-Яңа мөнәсәбәтләргә ничек карыйсыз?

Миңа башка җитди мөнәсәбәтләр кирәк түгел. Кем беләндер торасым, яңа гаилә корасым килми.

https://intertat.tatar/news/ruslan-kirametdinov-xazer-kavysuga-ometem-yuk-inde-5855097

https://vk.com/kiramutdinov_official_group фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев