Сабантуйда  тавыштан курыккан әтәч Мирзаяновларның музыкасын өзгән
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Сабантуйда тавыштан курыккан әтәч Мирзаяновларның музыкасын өзгән

Сабантуйда татар артистлары Зөлфирә белән Алмаз Мирзаяновларның чыгышлары вакытында кызыклы һәм көтелмәгән хәл булган.

Татарстанның Кукмара районы Әсән-Елга авылындагы бәйрәмдә тавышлардан курыккан әтәч проводларны өзеп, музыканы сүндергән.

Артистларны көтелмәгән тынлык борчымаган — алар музыкасыз, аннары баян аккомпанементы астында җырлауларын дәвам иткән.

Үзенең социаль челтәрләрендә Зөлфирә Мирзаянова: «Чыгыш ясаганда әтәчнең аранжировканы туктату ихтималы бик аз, ләкин нульгә тигез түгел», – дип язган.

Комментарийларда артистлар иҗатын яратучылар бу плюс кына булды, дип язалар, чөнки кешеләр артистларның фонограммасыз чыгыш ясавын аңлаганнар.


https://matbugat.ru

 

фото: Татар-информ

 


Нет комментариев