Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Танылган татар җырчысына иреннәрен кечерәйтергә туры килгән

Хәзер исә алар үземә ошый

Популяр татар җырчысы Рәфинә Ганиуллина Ирек мәйданы” газетасы хәбәрчесенә иреннәрен кабартуга карата тамашачылары һәм үзенә язылучыларның фикере турында сөйләп үткән. 

— Косметолог киңәше буенча 3-4 ел элегрәк беренче тапкыр иреннәремне кабарткан идем. Кабартканымны беркем сизмәде. Үземә дә ошады. Иреннәрем карап торышка табигый иде. Бер елдан соң янә укол ясаттым. Бу юлы косметолог белән бер-беребезне аңламаганбыздыр, күрәсең. Иреннәрем артык нык кабарган иде чөнки. Бу мәсьәләдә мине тәнкыйтьләүләре белән килешәм. Үземә дә ошамады. Минемчә, кешенең табигый матурлыгына җитми. Табигыйлекнең беркайчан да модадан чыкканы юк. Шәхсән мин үзем дә “үрдәк иренен” яратмыйм. Тамашачылар тискәре комментарийлар яза башлагач, икеләтә авыр булды. Ахыр килеп, иреннәремне кечерәйтергә туры килде. Хәзер исә алар үземә ошый, – ди сөйләп үткән җырчы. 

Аның әйтүенчә, кабарынкы иреннәр модадан чыккан инде. Рәфина Ганиуллина кызларны чамасын белеп кенә матурланырга өндәгән. 

– Матурлану алдыннан баштан барысын да тәфсилләп өйрәнергә, косметологлар белән киңәшләшергә, фәкать ышанычлы белгечләрне генә сайларга кирәк, – дигән ул.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/04/167252/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев