Татар җырчылары Сабан туенда ничә сумга җырларга җыена?
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Татар җырчылары Сабан туенда ничә сумга җырларга җыена?

Сораштырганнар артистлардан.

Блогер Олеся Лесная татар эстрадасы артистларының Сабан туйларында ничә сумга җырлавын белешкән.

Вадим Захаров белән сөйләшүеннән өзек:

– Бер 100 мең бармы соң? Быел күпме аласың?
– Юк.
– Ничә, 70? – дип төпченә Олеся.
– Син мине шулкадәр түбән бәялисеңме? 100 меңгә генә җырламыйм инде. Акчасын бит аның халык түләми, чакырган кеше түли. 300 дән күбрәк 400 меңнән әзрәк.
– О, менә монысы инде әйбәт!
 

Илнат Фәрхуллин:
– Минем аерым бер бәя юк. 15 мең дип язып куй.
– Нинди 15 мең, әкият сөйләмә инде. Әйдә, мин белергә тырышып карыйм, син әйтәсең – 400 мең бармы?
– Юк-юк.
– 300 мең?
– Юк… Мин тулы команда белән киләм, 11 кеше 300-350 мең, – ди аннары Илнат.
– Менә бит, әйбәт.


Илмира Нәгыймова “калганнар дөресен әйтәме әллә?” дип аптырый.
– Минем 250 мең.
– Бөтенесе тарта-суза, әйтмим дигән була, син шунда ук әйттең. Текә.
– Миллион алучылар да бармы?
– Элвин Грей миллиондыр мөгаен, белмим…

Марат Яруллинның абыйсы Ринат:
– Чакырасызмы Сабантуйга? 1 миллион!
– Шулай укмы?
– Әлбәттә!

Илсөя Бәдретдинова:
– Сорыйлар да, о менә миллионга чыгыш ясаган икән дип язып куялар. Аның күпме чыгым икәнен аңламыйлар.
– Иң зур нинди суммага чыгыш ясаганыгыз бар? – дип сорый Олеся.
– Төрлечә бар. 1 миллионга кадәр. Әмма миллион дигәч, сез бүтәнчә китереп чыгарырга мөмкинсез. Аппаратура кергән. Үзе генә дә 250 мең тора. Экран да шулай ук. 200-250 мең тирәсе. 15 кешегә хезмәт хакы түләргә кирәк. Барысын да минусуйте, Илсөя Бәдретдиновага күпме калганын күз алдына китерегез.

Гүзәл Уразова:
– Синең кәмитләреңне карап барам мин, булмаган җирдән дә уйлап чыгара бу бала дип… Мин бит үзем шөгыльләнмим андый сораулар белән.
Олесядан сорау: – Миллионга чыгыш ясаган бармы?
– Булгандыр инде. Әмма Сабан туенда түгел.

Ринат Рахматуллин:
– Ринат абый, сәлам. Ничек анда, яңгыр туктыймы инде? (Ринат Рахматуллинның “Тукта, яңгыр” хитына төрттереп әйтүе).
– Белмим инде, җырлап карарга җыенабыз.
– Шәхси тормыш ничек?
– Менә Динара белән ашап утырабыз. Сабан туена 150-250 мең.
– Әйбәт икән. Ипигә җитәме?
– Әйе.
– Син шунда ук бәясен әйттең…
Шулай дигәч, Ринат Рахматуллин бәясен әйтмәгән җырчыларны сүгеп ташлый.

ЧЫГАНАК: tatar-today.ru сайтыннан

 https://shahrichalli.ru

 

 


Нет комментариев