Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

«Тутарка» җыры белән популяр булган Альбина Кармышева турында

Альбина Кармышеваның иҗаты башкаларныкыннан аерылып тора. Аның кебекләр турында «самородок», диләр.

-Ирең Актанышкыны. Аның белән танышканда татарча белә идеңме?

-Айзат белән танышканда, мин инде биш ел Казанда укыган идем. Син дә Актаныштан бит. Тулай торакта яши башлагач, сөйләшүемнең башкаларныкыннан аерылып торуын аңлап алдым. Ә иремнең әнисе белән танышканда, мин чатнап торган татар кызына әверелгән идем инде. Әни нык сөенгән иде, чөнки башта ул минем турыда «татарча бер сүз дә белми», дип уйлаган булган. Мин чын татар гаиләсенә килен булып төшүем белән горурланам. Өстәвенә Актанышка! 

- Сез гаиләдә ничә бала үстегез?

 -Дүрт бала без. Әле алтау булырга тиеш булганбыз, әни ике баласын югалткан. Алтау булсак, тагы да авыррак булыр иде. Иртән бәрәңге, обедта бәрәңге… Авыл белән ярдәм итәләр иде безгә: кем он, кем кием бирә иде.

 -Хм...

-Әни 90нчы елларда укытучы булып эшләде, аңа ярты еллап хезмәт хакы түләнмәде. Әти авариягә эләкте. Шушы авыр вакытлар берничә елга сузылды. Кайчан карама ач идем мин… Эшләгән беренче акчама фатирда ремонт ясадым. Үземә киемнәр алдым, чөнки апаларымнан калган киемне киюдән гарык идем инде. Шушы ярлылыктан арынасым килә иде минем. Хәзер, Аллаһка шөкер, тормышлар җайланды. Ирем – алтын! Ни ашыйсым килә, шуны алып бирә. Теге ачлык, ярлылык артта калды.

- Хәзер популярлашуга акча сарыф итәсеңме?

-Юк диярлек, мин клипларымны язылучылар саны күп булган төркемнәргә җибәрәм. Бәхәсле темаларга сораштыру оештырып, клибымны терким. Мәсәлән, «Урыс кызы урыс түгел» клибы астына «Катнаш «брак»ларга ничек карыйсыз?» дигән сорау куя идем. Әле татар теле өчен көрәш вакыты иде бит. Ул яктан миңа уңыш елмайды. Бер тиен акча түкмичә, шул вакытта «Тутарка» җырын популярлаштырдым. Клибына ун мең акча сарыф иттем дә бетте. Ә калган җырчылар ротацияләргә йөзләгән мең акча түгә. 

-Бары тик хайп өчен генә яздырылган җырың бармы?

«Тутарка» җыры шуның өчен язылган иде. Аны җырларга сорасалар, башкарырга тырышмыйм. Бу җыр бары тик пиар өчен барлыкка китерелгән. Әмма!  Беләсеңме, хайп яки пиар, булса да, бары тик иҗатта гына булырга тиеш, дип уйлыйм. Шәхси тормышым яңалыкларын кулланып, сенсацияләр ясап йөрүне кирәк дип тапмыйм.

-Синең иҗатың башкалардан аерылып тора. Килешерсең, сиңа популярлашу катлаулырак. Башкалар кебек буласың килмиме? 

 -Юк, ничек телим һәм тоям, шулай иҗат итәм. Әгәр дә иҗатымны ахмаклык дип күрәләр икән, димәк, алар үзләре шундый. Мин аерылып торуымны, иҗатымның башкаларныкына охшамаганын аңлыйм. Кайберләр мине артист буларак кабул итми икән, ул – аларның үз эше. Әмма мин пандемия башлангач та, хәзер дә, артист булып кала бирәм. Популярлыгымны эшкә җигеп, аны кулланып, җыен юк-бар, чүпрәк-мазар сата башламадым бит. Иҗатның башка юлларын эзләп таптым. Онлайн дәресләр бирдем, төрле чараларда катнаштым. Кредит түлисе бар, шуңа сатам инде дип, әллә ниләргә реклама ясамадым. Үзем булып калдым! Ә кредитлар кемдә юк?! 

-Айзат нинди ир?

-Төрле чагыбыз булды. Олыгаябыз бугай, хәзер башка төрле уйлыйм: ярый әле ул бар, дим. Аның сүзләренә, киңәшләренә колак салырга кирәк икәнен аңладым. Бер мәлне гел иҗатка гына чумган идем. Вакытында туктап калдым, гаиләм бар икәнен дә онытырга ярамый. Айзат хәтта ачулана башлган иде, чөнки аңа игътибарым җитми иде. 

-Булды, аерылышабыз, дип уйлаган чаклар булдымы?

- Кемдә булмаган икән андый чаклар? Без гомер буе бер талашмыйча яшәдек, дисәләр, ышанмаячакмын. Һәр пар авырлыклар аша үтәргә тиеш. Бары тик шушы очракта гына мөнәсәбәт ныгый. Әмма «аерылырга кирәк» дип уйлаган саен, берникадәр вакыт үткәч, балаларым өчен яхшырак әти, үзем өчен туры килердәй ир тапмаячагымны аңлый идем. Ул – гаилә кешесе, соңгы тиененә кадәр өйгә алып кайта.

-Ике бала үстерәсез, бәлки, тагын берне? 

-Юк, андый планнарым юк. Улым бик актив, үзе биш балага тора. Аннан соң 36 яшьтә инде мин. Ә узсам, калдырыр идем. Зур гөнаһ...

-Юрий Шатунов истәлегенә концерт үткәрдегез бу арада.

-Юрий үлгәч, коллегалары аның каберенә бармады, аны артистлар яратмады. Әмма халык аны белде, белә һәм беләчәк! Концертларыбыз шуны дәлилләде. Иҗатчылар исән чагында аларның кадерләрен белергә кирәк. Ә болай мин актив булырга тырышам. Тәкъдимнәргә мин ачык!

https://intertat.tatar/news/albina-karmyseva-balakai-cakta-kaican-karama-ac-idem-min-5855012

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев