Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Үзенең юмор хисе, ихласлыгы белән аерылып торучы Айрат Ильясов тормышта нинди кеше?

Әңгәмә элекке «Эссе» төркеме солисты Айрат Ильясов белән, дип яза «Шәһри Казан» сайты.

- Балачакта кем булырга хыялланган идегез?
- Кечкенәдән машиналар белән кызыксындым, шуңа күрә шофер булырга теләдем. Хәзер инде машина йөртсәм дә, шофер була алмас идем дип уйлыйм. Аеруча троллейбус кебек транспортны.

- Холкыгыз буенча сез кемгә охшаган?
- Кызулыгым белән әтигә, калган сыйфатлар әнидәндер. Әни уйлаган эшен шунда ук тормышка ашырырга алына торган кеше. Дәү әни дә ипигә чыккан җирдән, Мамадышка барып кайта ала иде.  Мин дә шундый. Ләйсәнгә: “Бу өч көнгә планнарың бармы?” - дип шалтыратам. Шул ук көнне билет алам да, сәяхәткә чыгып китәбез. Озаклап планлаштырырга яратмыйм. 

- Артистлар белән турыдан-туры эшли башлагач, кайберләре турында фикер үзгәрдеме?
- Алып баручы буларак эшләгәндә дә, артистларның холкын белә идем. Җырчылар бөтенләй икенче яктан ачылды дип әйтә алмыйм. Тик кешеләрнең холкы үзгәрмәвенә инандым. 15 ел элек кире булган кеше, бүген дә шул ук.

- “Эссе” төркеме белән янәдән чыгыш ясарга уйламыйсызмы?
- Ниязга концерт оештырырга тәкъдим иткән идем. Бер сөйләштек тә, оныттык. Ә минем холкымның бер үзенчәлекле ягы бар: янәшәмдә һәрвакыт “әйдә, эшлибез”, - дип янып йөрүчеләр кирәк. 

- Гаилә коргач та, әти-әни белән торгансыз. Бу сезгә комачауламадымы?
- Әнинең беркайчан гаиләбезгә кысылганы булмады. Безнең үз бүлмәбез бар иде. Әти-әни янәшәдә булгач, баланы калдырып торырга да уңайлы, билгеле. Тик бала бит үсә, бер бүлмәгә генә сыймый башладык, шуңа күрә күчендек.

- Беренче булып гафу үтенә аласызмы?
- Әгәр минем хатам бар икән, килеп гафу үтенәм. Ызгыш-талашның бер уңай ягын да күрмим. Үпкәләшеп йөрү күңелгә авыр әйбер. 

- Тормыш иптәшегез Ләйсән Сөнәгәтовада иң яраткан һәм яратмаган сыйфат?
- Ләйсән бик пөхтә, сабыр кеше. Тик шулай да аның үзсүзле ягы бар, ул гафу үтенә белми. Минемчә, ялгышса, һәркем гафу үтенә белергә тиештер.

- Ләйсән сездән 3 яшькә өлкәнрәк дип беләм. Яшь аермасы сизеләме?
- Дөресен әйткәндә, әйтә алмыйм. Яшь хатын белән торганым юк, күз алдына китерәсем дә килми. Икебез дә бер тирә кебек.

- Юморны сәхнәдә еш кулланасыз, тормышта да шулаймы?
- Гаиләгә килгәндә юктыр. Гел көлеп, кәеф-сафа корып йөреп булмый. Кайвакыт балаларга да катырак әйтергә кирәк.

- Өч кызыгыз бар, сөбханалла. Шулай да малай туар дип өметләнмәдегезме?
- Өченче баланы планлаштырганда Ләйсән: “Өченчесе дә малай булмаса, кәефең төшәр инде”, - диде. Исән-сау бала булсын дип теләп йөрдем. Ләйсәнгә дә борчылмаска куштым. Без бергә УЗИга бардык, хәтта экраннар аша күргән баланың йөзен дә хәтерлим. Безнең Аделина кыз булса да, малайдан бер дә ким түгел. Бөтен өйнең астын-өскә китерә ала. Кайчак әни 2-3 көнгә үзенә алып китә. Гаиләбез белән ял итәбез, өйдә тыныч. “Малай тумаса, без аерылышабыз”, - дип әйтүче ир-атлар да бар бит. Бу сүзләрне бала тәмен татымаганнар гына әйтә аладыр.

- Үкенечләрегез бармы?
- Һәрбер тормыш этабымда үкенечләрем бардыр. Җырлап йөргән вакытта, Ниязның сүзләренә тиешенчә колак салмадым. Беренче бала тугач, Ләйсәнгә ярдәмем җитмәгәндер дип уйлыйм. Әни белән дә гел дус-тату тормадык, яшь чакта аңа авыр сүз әйткәнем булды. Гафу үтендем, әлбәттә, тик күңелдә үкенеч калды. Өшкертергә баргач, моны хәзрәт тә сизеп алды: “Әниең белән мөнәсәбәтләрегез бик яхшы түгел бугай. Әниеңнең үпкәсе бар синдә”, - диде. Әни белән тагын бер тапкыр утырып сөйләштек, гафу үтендем, шуннан соң эшләрем дә җайланып китте. Үкенечләр булса да, тормыш дәвам итә. Барыбыз да сау-сәламәт булыйк.

"Ш.К."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев