Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Вильдан Шәмсетдинов белән Гөлназ Асаеваның аерылышуы - ялган хәбәр булып чыккан

Бүгенге сәхифәбезгә кунакка Вилли тәхәллүсе белән билгеле булган җырчы Вильдан Шәмсетдиновны чакырдык. Башкортстанда туган егетнең балачагы ничек узган? Иҗатка мәхәббәт кемнән «сеңгән»? Тормыш иптәше Гөлназ Асаева белән кем «аерган» аларны? Без әнә шулар турында сөйләштек.

– Ни хәл?

– Хәзер хәлләр ярыйсы, Аллага шөкер. Соңгы арада нинди вирус бар, барысын да үзем аша үткәреп бетердем, ахры…

– Ни өчен зур сәхнәгә Вилли булып чыгарга уйладың?

– Оренбургта укыганда, ә бу 2013 еллар тирәсе, урыс егетләре, исемемне кыскартып, «Вилли» дип йөртәләр иде. Бераздан без алар белән җырлар яздыра башладык. Аларны чыгарганда, исемемне «Вилли» дип куя башладым. Ияләнеп киттем дә калды ул шулай.

– Гөлназ белән ничек таныштыгыз?

– Нинди икәнен төгәл генә хәтерләмим, концерт вакытында танышып калдык. Ләкин ул концерттан соң берничә ел үткәч кенә аралаша башладык. Гөлназ белән безнең арадагы бәйләнеш – ул аерым тарих. Сөйләп, аңлатып бетерә торган түгел.

– Кайсы сыйфатлары аеруча җәлеп итте?

– Гөлназны очраткач та, бу кыз миннән башка берәүгә дә эләгергә тиеш түгел, дип уйладым. Ул чакта аның сыйфатларын яхшыга һәм яманга аерып тормадым, ул мине шундук бар булмышы белән җәлеп итте һәм күңелдән китмәде. Шулай да, аның мөселманнарча тәрбияләнүе, сафлыгы аеруча ошады. Бергә булган еллар эчендә Гөлназның барлык сыйфатларына да гашыйк булдым. Барысын да аермыйча, бертигез хөрмәт итәм.

– Вильдан, бер айлап элек матбугат чараларында һәм социаль челтәрләрдә, сезнең аралар өзелде, дигән хәбәр йөрде. Имеш, Гөлназның менеджеры шулай дип әйткән. Сез ул чакта дәшми калдыгыз…

– Йокыдан уянып, кулыма телефонны алуга, ул яңалыкларга исем китте, аптырадым. Ни булганын үзебез дә аңламыйча калдык. Дус-туганнар да аптырады, аларны да тынычландырырга туры килде. Безнең бит пиар-менеджерыбыз да юк. Бары тик концерт директорыбыз гына бар. Ә ул концертлар өчен генә җавап бирә.

– Димәк, имеш-мимешләр генә булды ул?

– Шулай булып чыга инде.

– Сабыегыз – кызыгыз Динә үсеп килә. Әти булу ничегрәк соң?

– Динә якын дустыбыз кебек ул. Элек Гөлназ белән икәү генә җир җимертеп эшли идек, хәзер инде өчәү мәш киләбез. Динә бездән калмый диярлек. Кыз бала әтисе булуның иң мөһим өлеше ул – ярату һәм яратканыңны күрсәтү, минемчә. Ә бу миңа бик җиңел бирелә.

Лилия Гыймазова

https://vatantat.ru/2023/01/101882/ фото һәм мәгълүмат алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев