Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Винарис Ильегет Лилия Хәмитовага өйләнә?

Җырчы шушы көннәрдә туган көнен уздыра. Ул аны зур итеп, барлык дусларын җыеп уздырган.

Күп кенә җырчылар чыгышыннан соң Винарис җырчы Лилия Хәмитова тәкьдим ясаган.

— Лилия, мин ардым. Йөрәгем буш булудан ардым. Чык миңа кияүгә»- ди. Бу хакта җырчылар үзләренең социаль челтәрләрендә хәбәр итә. Туйны җәйгә ясыйсылар икән.

“Бу яңалык болай бөтен дөньяга таралыр дип көтмәгән идек. Үзебез дә шаккаттык. Без Лилия белән һәрвакыт бик якын дуслар булдык. Ләкин менә дуслык көтмәгәндә генә мәхәббәткә әверелде. Күп кеше моны “пиар” дип уйлый. Әмма бу “пиар” түгел”, - диде Винарис.

Исегезгә төшерәбез, узган елның август аенда “Шәһри Казан” газетасында Винарис белән әңгәмә чыкты. Ул: “Бер татар кызы белән яшим. Дөрес, мөнәбәсәтләрне рәсмиләштермәдек. Без 15 елдан артык таныш. Ире белән аерылышканнан соң, кушылырга булдык”, - дип сөйләгән иде. Сүз Лилия турында түгел, башка хатын-кыз турында иде.

"Ватаным Татарстан" һәм "Шәһри Казан" сайтларыннан алынды

Фото: Винарис Ильегетнең шәхси төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев