Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Җырчы Айгөл Бариева Хаҗ сәфәреннән кайтканнан соң яулык ябып йөри башлаган

Җырчы тормышындагы яңалыгы белән уртаклашты.

"Мин сезгә шуны әйтәм, дусларым: бернәрсә дә үзгәрмәде. Мин шулай ук эшлим, чыгыш ясыйм, җырлыйм, экобизнес алып баруымны дәвам итәм. Дусларым, туганнарым белән аралашам. Театр, концертларга йөрим. Әмма болар хәзер бар да икенче урында.  Беренче урында һәрвакыт Аллаһым! Хәзер бар да шуңа җайлаша, Әлхәмдүлилләһ. 

Ә иң мөһиме мин үземне хәзер һәрчак ниндидер сак астында итеп хис итәм. Сезгә моны хәтта аңлата да алмыйм.  Күңелемдә әйтеп бетергесез тынычлык. 
Мин яулык япканнан соң бик күп төрле смс-хәбәрләр, кыек карашлар булды. Кайберәүләр мине кызганды, хәтта "Юләр син" диючеләр дә булды. 

Әйтегез әле, мин бәхетсез кешегә охшаганмы?  Киресенчә! Хәзер бар да үз урынында!",- дип язган Айгөл Бариева социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә.

"Ш.К."

Мәгълүмат һәм фото Айгөл Бариеваның Телеграм-каналыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев