Җырчы Илнат Фәрхуллинның сөенече бар
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Җырчы Илнат Фәрхуллинның сөенече бар

Шатлыклы вакыйга.

Татарстанның атказанган артисты Илнат Фәрхуллинның зур сөенече бар. Бүген аның баласы, кызы туды. Шулай итеп яраткан җырчыбыз күп балалы әти булды.

"Рәхмәт, Чәчәк, кызым өчен", - дип язды ул үзенең социаль челтәрендә. 

Аның беренче никахыннан кызы һәм улы үсә. Регинаның да улы бар.

Фәрхуллиннарга балаларын исән-сау үстерергә насыйп булсын.

 

 https://shahrichalli.ru

 

 


Нет комментариев