Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Җырчы Ринат Рәхмәтуллинны ирегеннән мәхрүм иткәннәр

Җырчыны исерек килеш руль артында йөргән өчен алты айга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Ринат Рәхмәтуллин моңа кадәр дә бик күп тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен бозган. Авариягә юлыккан көнне дә ул сәрхүш булган. ЮХИДИ хезмәткәрләре аның машина йөртү таныклыгыннан башка гына йөрүен ачыклаган. Аның машина йөртү таныклыгы руль артына исерек килеш утырган өчен алынган булган.

«Быел бер эчеп машина йөртү таныклыгын алдыргач, җитди генә сөйләшкән идек. Ярар, шау-шу ясап алдың, 20, 30 тапкыр авариягә очрап исән калдым дип дөнья яңгыраттың. Туктарга вакыт, дидек аңа команда белән. «Үзем беләм нишләгәнемне», —  диде дә китте. Икенче көнне шалтыратсам — лаякыл исерек. Айлар буе эчә бит ул, беләсезме? Әйттең ни дә, әйтмәдең ни. Моңа кадәр ничек тә ерып чыктык. Кылана-кылана иде дә, тына иде.  Бу юлы бөтенләй шашынды. Ул команданың бар тырышлыгын аяк астына салып таптады», — дигән концерт директоры Айдар Кәримов.

"Ватаным Татарстан" сайтыннан

Фото: Ринат Рахматуллинның ВКонтакте официаль төркеменнән алынды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев