Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловның улы өйләнгән

Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловның улы Булат өйләнде.

"“Ирек” мәчетендә никах укытып чыктык. Мәҗлес табыны “Тантана” ресторанында әзерләнгән. Киленебез Әдилә исемле. Булат белән күптән очрашалар иде. Кодагыйларыбыз Гөлнара белән Илдар Зәй ягыннан. Балаларыбызның матур тормыш итүләренә куанып, бергә тату яшәргә язсын, – ди Зәйнәб ханым.

Мәҗлескә артык күп кеше чакырмаганнар. Табынга иң якын туганнары гына җыелган. Җәмгысе 30 лап кеше, ди җырчы. Әдиләне һөнәре белән сәхнәгә бәйле түгел, әмма шәп эше бар, диделәр. АкБулат сөйгәне Әдиләгә тәкъдимне Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял иткәндә, «Бурдж-Хәлифә» манарасы янында ясаган

Яшьләрне ихластан котлыйбыз! Ерак картлыккача тигезлектә яшәсеннәр. Никахлары гомерлек, ә хөрмәтле җырчыларыбызга оныклар, оныкчыклар сөяргә насыйп булсын.

"Ш.К."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Изге матур жылы телаклар телибез! Сургуттан кайнар салам!