12нче лицейда беренче сыйныфларны җәяүле сафына кабул иттеләр
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

12нче лицейда беренче сыйныфларны җәяүле сафына кабул иттеләр

Кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен юл кагыйдәләрен һәрдаим исләренә төшереп тору зарур.

 Лениногорскиның12 нче лицеенда беренче сыйныф укучыларын җәяүлеләр рәтенә кабул иттеләр. Лицейда иң кечкенә укучылар өчен традицион чара узды. Балалар янына кунакка Шапокляк кунакка килде.

Аның белән бергә беренче сыйныф укучылары уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар һәм юлдагы авырлыкларны җиңәргә өйрәнделәр.  Бәйрәм ахырында һәр бала юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә бирде, ә «Юл хәрәкәте иминлеге»  учреждениесе профилактика бүлеге начальнигы Эльвира  Кирдянова яңа җәяүлеләрне котлады һәм һәркемгә файдалы бүләк — «юл хәрәкәтенең яшь катнашучысы дәфтәрен» тапшырды. 


Нет комментариев