Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

2026 елның 4 аенда Лениногорск оешмаларының берсе 89 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган

Лениногорскиның «Альянс» фәнни-техник комплексы оешмасыннан машина йөртүчеләр үзләрен тискәре яктан күрсәткәннәр.

Шулай ук «ышанычсызлар» исемлегенә  «Прогресс»  машина йөртүчеләре кергән, 52 кеше законны бозган.

«Лениногорск кошчылык фабрикасы»ннан 26 хезмәткәр  юл хәрәкәте кагыйдәләренә буйсынырга теләмәгән, «Август- Лениногорск»тан 23 беркетмә төзелгән. 

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртүчеләре ешрак җаваплылыкка тартылган оешмаларның исемлеген тәкъдим итте. Бу Татарстан юлларында хокук бозучыларга йогынты ясауның яңа ысулы.

ТР Министрлар Кабинетында узган утырышта юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе рәисе Шамил Гафаров юл-транспорт һәлакәтләре һәм аларда зыян күрүчеләр саны артуга борчылуын белдерде.

Шуңа бәйле рәвештә, системалы рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы оешмаларның хезмәткәрләренә ай саен мониторинг үткәреләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев