2026 елның беренче кварталында Лениногорскиның 4 оешмасы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 124 очрагына юл куйган
Юлларда иң күп хокук бозуларга юл куйган машина йөртүчеләр арасында - «Альянс» НТК җәмгыяте хезмәткәрләре.
Әлеге җәмгыять хезмәткәрләре 52 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган.
«Прогресс» җәмгыяте (Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 49 хокук бозу очрагы теркәгән), «Атлантик» җәмгыяте (12 хокук бозу очрагы), «ТРАНССНАБНЕРУД» җәмгыяте (11 хокук бозу очрагы) – закон бозулары белән аерылып торучылар .
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртүчеләре ешрак җаваплылыкка тартылган оешмаларның исемлеген тәкъдим итте. Бу Татарстан юлларында хокук бозучыларга йогынты ясауның яңа ысулы.
ТР Министрлар Кабинетында узган утырышта юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе рәисе Шамил Гафаров юл-транспорт һәлакәтләре һәм аларда зыян күрүчеләр саны артуга борчылуын белдерде.
2026 елның беренче кварталы антирейтингына Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан 103 оешма кергән, хокук бозучы оешмаларның максималь саны – ( 5әр хокук бозу) Казанда, Чаллыда,Питрәчтә, Кукмарада, Яшел Үзәндә.
фото: Лениногорск -информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев