9 ай эчендә Лениногорск оешмалары юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң күп бозучылар исемлегендә
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

9 ай эчендә Лениногорск оешмалары юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң күп бозучылар исемлегендә

Кагыйдәләрне төгәл үтәгез.

Лениногорск районында юлларда иң күп хокук бозуларга юл куйган машина йөртүчеләр арасында - «НТК- Альянс»  хезмәткәрләре: монда хезмәткәрләр 175 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга юл куйган.

«Лениногорск кошчылык фабрикасы» буенча 102 хокук бозу очрагы теркәлгән. Татарстан буенча хокук бозу очракларын күзәтсәк, әйтик, Мамадышта бер предприятие 302 тапкыр хокук бозган, ә Казан предприятиесе 600-700 тапкыр, Әлмәттә бер предприятие 560, шулай ук 260 тапкыр бозганнар да бар. 

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртүчеләре ешрак җаваплылыкка тартылган оешмаларның исемлеген ай саен тәкъдим итеп тора.. Системалы рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы оешмаларның хезмәткәрләренә ай саен мониторинг үткәрелә.

  • Мәгълүмат Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе тарафыннан бирелде.

 


Нет комментариев