Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Борчулы статистика: Лениногорск автоинспекциясе аварияләр саны артуы турында хәбәр итә

Юллардагы хәл киеренке


2025 елның беренче җиде аенда Лениногорск районы юлларында 24 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы, полиция майоры Елена Никитина хәбәр иткән бу сан юллардагы хәлнең киеренке булуын күрсәтә.

Әлеге аварияләр нәтиҗәсендә 29 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, өчесе зыян күргән, ә бер кеше, кызганыч, һәлак булган. Юл-транспорт һәлакәтендә балигъ булмаган балаларның зыян күрүе аеруча борчу тудыра.

“Безнең район юлларындагы ситуация игътибар үзәгендә кала, – ди полиция майоры Елена Никитина. - Җиде айда 24 юл-транспорт һәлакәте, 29 зыян күрүче һәм бер кешенең гомере өзелү – бу аяныч саннар. Һәрбер вакыйга – кемнеңдер фаҗигасе, һәм безнең төп бурыч-аларны булдырмау. Аварияләрнең төп сәбәпләре: тизлекне арттыру, юл  билгеләрен санга сукмау, машина йөртүчеләрнең игътибарсызлыгы. Балаларның,  җәяүле һәм пассажир буларак та, юл хәрәкәтендә имин катнашуының мөһимлеген аеруча ассызыклыйсым килә”.

Елена Александровна билгеләп үткәнчә,  юлларда куркынычсызлык – гомуми җаваплылык ул, һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да максималь дисциплинага һәм игътибарлылыкка өндәде.

Лениногорск районы дәүләт автоинспекциясе барлык машина йөртүчеләрне фаҗигале хәлләрне булдырмас өчен һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу өчен, юлларда җаваплы һәм сак булырга чакыра. 

 

фото: ГАИ бүлегеннән
 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев