Гафаров: Татарстанда икенче ел рәттән юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны арта
Татарстанда икенче ел рәттән үлем аварияләре саны арту тенденциясе саклана.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган ЮХИДИ комиссиясе утырышында ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров хәбәр итте.
"Ун ел рәттән юлларда һәлак булучылар саны кимеде. Соңгы ике елда нәрсә булды?"- ди ул.
Шамил Гафаров ассызыклаганча, агымдагы елда юллардагы вәзгыять өметсез булып кала. Төп сәбәп итеп ул ведомстволарның җитешсезлекләрен атады.
"Без ун ел рәттән юлларда һәлак булучылар санын киметүне тәэмин иттек. Ни өчен соңгы ике елда булдыра алмыйбыз? Безгә бюджет акчалары һәм финанс ресурслары җитми дип әйтеп булмый. Акча планында – тәэмин ителгән. Әмма оешкан эш җитми",-дип өстәде ТР Премьер-министры урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев