Гыйнварда Татарстан юлларында исерек машина йөртүчеләр гаебе белән 4 кеше һәлак булган
Гыйнвар аенда Татарстан юлларында исерек машина йөртүчеләр аркасында дүрт кеше һәлак булган.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Эчке эшләр министрлыгының Республика буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов хәбәр итте.
«Бер ай эчендә исереклек билгеләре булган машина йөртүчеләр катнашында сигез авария теркәлгән. Дүрт кеше һәлак булды, ун кеше яраланды», — диде Гарипов.
ТР Дәүләт автоинспекциясе исерек килеш руль артына утыру — юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу икәнен искә төшерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев