Быелның алты аенда аварияләрдә 227 бала зыян күргән, алтысы һәлак булган.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев сөйләде.
"Бу елның 6 аенда балалар катнашында 206 юл һәлакәте теркәлгән, аларда алты бала һәлак булган, 227се зыян күргән. Юл-транспорт һәлакәтендә балалар баш сөяге-ми җәрәхәтләре, сынулар һәм имгәнүләр яки тормыш белән ярашмый торган җәрәхәтләр ала. Кызганыч, соңгы вакытта балалар зыян күргән берничә резонанслы авария булды", - дип сөйләде министр.
Зыян күрүчеләрнең 189ы хастаханәгә озатылган, 89 балага амбулатор ярдәм кирәк булган.
Резонанслы юл-транспорт һәлакәтләре арасында ул 24 июльдә Яшел Үзәндә булган аварияне билгеләп үтте, анда алты кеше, шул исәптән балалар һәлак булган. 11 июльдә Татарстан Республикасының Чирмешән районында 45 кеше зыян күрде. 4 августта ТР Лаеш районында һәлакәттә дүрт кеше зыян күргән.
Нет комментариев