Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Ике лениногорскилы исерек килеш руль артында тотылган

Лениногорск суды шушы көннәрдә район авылларында яшәүче ике ир-атны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итеп, утызар мең сум күләмендә штрафка тартты.

Автомобиль руле артына спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң утырган ике шофер да үз гаепләрен танып, бу гамәлләрен тирәнтен уйланып тормый гына башкаруларын әйтәләр.

Ир-атларның берсе берничә ай дәвамында читтә эшләп кайтып, бертуган абыйсы белән очрашу хөрмәтенә бераз табын артында утырып, бәйрәм ясап алырга ниятләгән. Бәйрәм өчен әле тагы да сәбәпләр булган, ир кеше үзе сөйләгәнчә, ул яңа йорт төзегән, аның ишегалдына өр-яңа машина да кайтарып куйган. Әмма бераз утыргач, авылдашларыннан берәү аңа «яңа машинаңның тәгәрмәчләрен салдырырга маташалар» дип хәбәр иткән. Ир-ат озын-озак уйлап тормыйча тизрәк өенә йөгергән, машинасын туганының йортына күчереп куярга ниятләгән. Чөнки беркайда да эшләмичә эчеп йөрүчеләр, инде моңа кадәр дә аның милкенә зыян китергән булган. 

Йөртү хокукыннан мәхрүм ителүчеләрнең икенчесе, якыннары белән бергә улының хәрби хезмәттән кайтуын билгеләп үткән. Әмма бераздан йомыш килеп чыгып, аңа китәргә туры килгән. Ир-ат эшне тиз генә башкарып килү өчен, машинасын кабызып руль артына утырган. 

Шоферларның икесен дә юл иминлеге инспекторлары туктаткан. Мондый очракларда. «эх, юллары уңышсыз булган» дип түгел, киренсенчә, «ярый әле зуррак бәла-казага юлыкмаганнар» диясе генә кала. Авыл җире — ерак ара узасы юк дип, уйламый-нитми руль артына утырулардан кайчакта бик зур фаҗигаләр килеп туа. «Руль артында — бер тамчы да» дигән кагыйдә, ике генә урамлы кечкенә авылда да, олы юлларда да тайпылышсыз үтәлергә тиеш.

Лениногорск Эчке эшләр бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев