Йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән лениногорскилы исерек хәлдә дустының машинасын алып китә
Лениногорск эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 10 ноябрь көнне гражданин Х. мөрәҗәгать итә.
Ул элегрәк бергә спртлы эчемлекләр эчкән танышы аның KIA RIO машинасын алып китүен әйтә.
Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре эзләү барышында сорамый-нитми машинаны алып киткән гражданин У.ны тоткарлыйлар. Ул автомобильгә исерек хәлдә утырган була. Өстәвенә йөртү хокукыннан да мәхрүм ителгән.
Лениногорск ДАИ бүлеге хәбәр иткәнчә, әлеге гражданинга карата җинаять эше ачу карала, монда берничә төрле эпизод бар: исерек хәлдә руль артына икенче мәртәбә утыру, автомобиль яисә башка транспорт чарасын урлау максатыннан башка хокуксыз рәвештә кулга төшерү.
Аңа нинди җәза бирелер, монысын суд хәл итәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев