Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Юл кагыйдәләренә игътибар кимегән

Борчулы нәтиҗәләр

Мэриядә Лениногорск урамнарының  юл-транспорт һәлакәте очраклары буенча торышына йомгак ясалды. Аның нәтиҗәләре буенча  мондый очраклар күбесе шәһәрнең Шашин урамында килеп чыккан. 

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясендә һәр елның азагында шәһәр эчендә, район юлларында булган аварияләрне анализлау, юл-транспорт һәлакәтләренең концентрациясенә нәтиҗә ясап, матбугат конференциясе үткәрде.

 Белгечләр билгеләп үткәнчә, безнең районда аерым куркыныч тудыручы юл чатлары юк. Ел башыннан бирле шәһәрдә һәм районда 35 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 4 кеше һәлак булган, 45 кеше яраланган.

Дәүләт автоинспекциясенең Лениногорск районы бүлеге башлгы Елена Никитина сүзләренчә иң күп юл-транспорт һәлакәте тупланган Шашин урамында шушындый өч очрак булган. Аларның өчесе дә җәяүлеләрне бәрдерү белән бәйле очраклар.

 Дәүләт автоинспекциясе вәкилләрен тагын шунысы аеруча борчый: узган ел белән чагыштырганда җәяүлеләр, шулай ук питбайкерлар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулар саны 41 процентка арткан. Узган ел 364 хокук бозу очрагы теркәлгән булса, быел алар инде 405. Автоинспекторлар балаларына питбайк алып биргән әти-әниләргә бу бүләкнең үсмер бала тормышына, сәламәтлегенә куркыныч янаучы иң начар бүләк булуын аңлата. Балигъ булмаган балага транспорт чарасы ышандырган ата-ана закон буенча җәза алачак.

«Штраф мондый очракта 30 мең тәшкил итә. Балигъ булган яшьтәгеләргә питбайкта гомуми куллану юлларына чыгу тыела.  Питбайк руле артына утырган 16 яшькә җиткән үсмернең йөртү таныклыгы булмаганда Россия Федерациясе Административ Кодексының 12.07 маддәсе нигезендә 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф каралган. Закон нигезендә билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә иткән өчен шул ук Кодексның 12.1 маддәсе буенча 500-800 сум штраф яный. Агымдагы елның 11 ае эчендә машина юлында 35 питбайкер тоткарланган, җәза штрафлар белән генә чикләнми. Юл-транспорт очраклары буенча  материалны без балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә тапшырабыз».

Матбугат конференциясендә шәһәр һәм Лениногорск районы территориясендә аварияләргә вакыт, урын, юл-транспорт һәлакәтенең төре һәм сәбәбе буенча анализ ясалды. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесе башлыгы Эльвира Кирдянова үзенең конференциядәге чыгышында яктылык кайтаргыч элемент-фликерларга аерым тукталды: “Тәүлекнең караңгы вакытында кара киемле җәяүлене күрү бик авыр. Үзеңне саклау һәм юлда күренеп тору өчен киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булуы бик мөһим, бер генә түгел, ә берничә булуы кирәк”,- диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев