Юлтимер авылында «Яшь велосипедчы» конкурсы узды
Лениногорск районы Юлтимер авылында яшь велосипедчылар — балалар катнашында конкурс үткәрелде.
Конкурсның максаты булып балаларның велосип белән юлда һәм урамда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотулары, кагыйдәләрне бозмавы тора, дип сөйләде Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесенең Лениногорск бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова.
Катнашучылар 3 квест станциясен узды. Алар уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыттылар. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр алды.
Фото һәм мәгълүмат: Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесенең Лениногорск бүлеге начальнигы Зөлфия Рахмановадан.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA
Нет комментариев