Керкәле авылы янындагы авариягә 3 яшьлек баласы белән яшь әни очраган
Юл-транспорт һәлакәте бүген 11.00 сәгатьләр тирәсендә Керкәле авылында була.
Авария урынына ашыгыч ярдәм дежур бригадасы, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре чыккан.
1991 елгы шофер - Suzuki Swift автомобиле йөртүчесе транспорт чарасы белән идарә итә алмаган һәм юл шартларын исәпкә алмаган, нәтиҗәдә бетон диварга бәрелгән.
Машина йөртүчедән тыш салонда балалар автокреслосында 2002 елгы бала булган һәм ул куркынычсызлык каешы белән эләктерелгән.
Машина йөртүченең баланы йөртүгә җаваплы якын килүе аркасында, бала юл-транспорт һәлакәтендә җәрәхәтләр алмаган .
Машина йөртүче үзе Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә озатылган.
Хатын-кызга диагноз кую буенча медицина тикшерүе бара, дип хәбәр итә Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе.
фото: Госавтоинспекция.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев