Күрше районда кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булды
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Күрше районда кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булды

Дүрт айлык сабыйның гомерен балалар креслосы саклап калган

Бүген Әлмәт районында «Лада» автомобиленең 52 яшьлек йөртүчесе зур тизлектә каршы як полосага чыккан һәм 45 яшьлек ир-ат идарә иткән FAW автомобиле белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада» йөртүчесе урында ук үлгән, ә FAW автомобиленең йөртүчесе һәм ике пассажиры, шул исәптән дүрт айлык бала, зыян күргән.

Сабый, балалар креслосында булу сәбәпле, җитди җәрәхәтләр алмаган.

Юл-транспорт һәлакәтенең шартлары ачыклана.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото: ГАИ Татарстана

 

 


Нет комментариев