Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск автоинспекциясе Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгында катнашырга чакыра

Балалар, ата-аналар һәм педагоглар өчен Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгы чаралары старт алды.

Юлларда балаларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган Бөтенроссия атнасы 15-21 сентябрь көннәрендә илнең бөтен территориясендә узачак. Аның максаты –  балигъ булмаган балалар катнашында аварияләрне киметү проблемасына киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. 

Атналыкның төп темалары һәм вакыйгалары:
- мәктәп укучылары өчен юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча дәресләр һәм ачык дәресләр, уку көне ахырында «куркынычсызлык минутлары»  үткәрү,  юлда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен искә төшерү; -ата-аналар җыелышы: ата-ана үрнәге мөһим;

 -беренче сыйныф укучылары өчен җәяүле экскурсияләр: "өй-мәктәп-өй" маршрутын кабатлау, хәтердә ныгыту.

17 сентябрь - бөтен ил буенча бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне, Лениногорск юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясе Бөтенроссия атналыгы чараларына кушылырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев