Лениногорск автоинспекциясе җитәкчесе «Халык инспекторы»ның нәтиҗәле чара булуына басым ясый
«Халык инспекторы» мобиль кушымтасы –юлларда аварияләрне киметүнең нәтиҗәле алымнарыннан берсе.
Юл хәрәкәтенә җәмәгать контроле һичшиксез кирәк һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында хәбәрләр килгәндә Дәүләт автоинспекциясенең бу юнәлештә җаваплы булган хезмәткәре барлык хәлләрне, мәгълүматларның дөреслеген тикшерә.
Мобиль кушымтага физик затлардан килгән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, юлларда төрле хокук бозулар турында хәбәрләре һәм гаризалары, РФ Административ Кодексы нигезендә административ эш кузгатуга сәбәп булып тора.
«Халык инспекторы» мобиль кушымтасы – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында мәгълүмат тапшыру чарасы. Әлеге кушымта хокук бозу урынын һәм вакытын автомат рәвештә теркәп, бу турыда юл хәрәкәте иминлеге хезмәтенә хәбәр итәргә мөмкинлек бирә.
Бүген “Халык инспекторы” 18 категория буенча хәбәрләр кабул итә, шуларның алтысы буенча бүләкләү каралган.
“Әлеге чара күп санда гражданнарны җәлеп итәргә тиеш, шуның белән машина йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәвен даими контрольдә тоту нәтиҗәле, үтемле булачак. Шунсына аерым басым ясыйм: транспорт белән идарә иткәндә мобиль кушымтадан файдалану һәм административ хокук бозуларны теркәү тыела, чөнки бу юл-транспорт һәлакәтенә китерергә мөмкин. Ә автомобиль руле артында утыручыга хәрәкәт вакытында телефон кулланган өчен җаваплылык – 1500 сум административ штраф каралган. Әлеге кушымтаны массакүләм куллану юл хәрәкәтендә катнашучыларның хокукый аңын үстерер һәм без бергәләп үзебезнең юлларда аварияләрне киметә алырбыз, дип ышанам. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да мөрәҗәгать итәм: юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгез, онытмагыз, юлларның имин- куркынычсыз булуы безнең һәрберебездән тора”,- дип ассызыклады Лениногорск автоинспекциясе начальнигы Елена Никитина.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев