Лениногорск автоинспекторлары исерек килеш руль артына утыручыны тоткарлады
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск автоинспекторлары исерек килеш руль артына утыручыны тоткарлады

Эш судка җибәрелгән.

Лениногорск дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре рейд вакытында шәһәрнең Ленинград урамында “ВАЗ 2114” машинасын туктата.

Автомобильнең йөртүчесе – 1986 елгы ир-егет. Шоферда исереклек билгеләре ап-ачык күренеп торган. Автоинспекторлар алкотектор белән тикшереп карагач, аның күрсәткече  0,770 мг/л була.

Шофер элегрәк тә исерү халәтендә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен хөкем ителгән булган. Ул чакта 2 елга машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

Машинаны махсус тукталышка алып китәләр, ә шоферга суд каршында җавап бирәсе була.

 


Нет комментариев