Лениногорск-Азнакай юлында булган авариядә машина әйләнеп каплана
Юл һәлакәте 11 мартта теркәлде.
Лениногорск дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, Лениногогорск-Азнакай автоюлында (Лениногорск тубдиспансердан соң) “Лада Гранта” автомобиле идарә итүне югалта, юл читеннән чыга һәм әйләнеп каплана.
Автомобиль руле артында 1979 елгы шофер була. Аңарда исерү билгеләре барлыгын ачыклыйлар.
Шофер зыян күрмәгән, аңа карата ике төрле административ беркетмә төзелә.
Юлларда игътибарлы йөрегез. Алкоголь кулланып руль артына утырмагыз дип кисәтә Лениногорск автоинспекциясе.
фото: ГАИ Лениногорск
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев