Балалар юл иминлегендә тора.
Шәһәрнең 29 нчы балалар бакчасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы һәм юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу чарасы узды.
Балалар белән юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен ачык мисаллар, уен һәм викторина сорауларына җаваплар бирү рәвешендә искә төшерделәр. Ул мавыктыргыч һәм юл иминлеге кагыйдәләре буенча белемне арттыруга ярдәм итүче чара булды.
Соңыннан юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Фото: Юл куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесенең Лениногорск прафилактика бүлегеннән.
Нет комментариев