Лениногорск ДАИ җитәкчесе җәяүлеләрне яктылык кайтаргычлардан кулланырга чакырды
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск ДАИ җитәкчесе җәяүлеләрне яктылык кайтаргычлардан кулланырга чакырды

Дәүләт автоинспекциясе кием һәм рюкзаклар өчен заманча спрей-яктылык кайтаргычларны кулланырга киңәш итте. Бу хакта Лениногорск ДАИ җитәкчесе Елена Никитина сөйләде.

 «Дәүләт автоинспекциясе исеменнән мөрәҗәгать итеп, сезнең игътибарыгызны берничә моментка юнәлтергә телим, — ди дәүләт Автоинспекиясе башлыгы, полиция майоры Елена Никитина. - Хөрмәтле машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр! Көз җитте, юлларда куркынычлар сизелерлек арта.  Көн кыскара, яңгырлар ява башлаячак, ә иртәнге кыраулар бозлавык хасил итәргә мөмкин. Мондый шартларда хәтта гадәти маршрутлар да югары игътибар һәм саклык таләп итә.

  • Машина йөртүчеләргә аерым мөрәҗәгать итәм. Көзен томан, сибәләп торган яңгыр һәм иртә караңгы төшү аркасында күз күреме начарая. Юеш яки бераз бозланган асфальтта тормоз юлы шактый арта.  Җәяүлеләр юлына кергәндә тизлекне алдан ук киметүегезне сорыйм.

Җәяүлеләргә шулай ук юл куркынычсызлыкларын истә тоту мөһим. Юлны бары тик билгеләнгән урыннарда гына чыгарга кирәк. Тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтара торган элементлар кулланыгыз.  Бигрәк тә балаларда яктылык кайтаргычларның булуы  мөһим. Үз куркынычсызлыгың өчен наклейкалар, брелоклар тагарга мөмкин. Шулай ук хәзер аэрозольле яктылык кайтаргычлар да була, спрейлар киемне бозмый.  

Әти-әниләргә  аерым мөрәҗәгать итәсем килә: балаларга юлда үз — үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен даими рәвештә исенә төшереп торыгыз, алар белән «өй-мәктәп-өй» маршрутын узыгыз, юлдагы вәзгыятьне ничек дөрес бәяләргә кирәклеген практикада күрсәтегез. Балаларның иминлеге - беренче чиратта безнең уртак җаваплылык.

Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләр кичүләренә һәм тизлек режимына аерым игътибар биреп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтә. Әмма куркынычсызлыкның төп гарантиясе – юл хәрәкәтендә катнашучыларның үзара хөрмәте һәм аңы.

 

 


Нет комментариев