Лениногорск ДАИ хезмәткәрләре исерек килеш идарә итүчеләрне тоткарлаган
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск ДАИ хезмәткәрләре исерек килеш идарә итүчеләрне тоткарлаган

Лениногорск дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә: узган ялларда транспорт чарасын исерек хәлдә йөртүнең 4 очрагы ачыкланган.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре транспорт белән исерек килеш идарә итүчеләрне ачыклау буенча көчәйтелгән рейд чаралары үткәрделәр. Тикшерү вакытында транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүнең 4 очрагы ачыкланган. Инспекторлар пассажир транспортына аерым игътибар бирделәр – пассажирларның куркынычсызлыгы өстенлекле булып кала бирә.

Ачыкланган хокук бозулар арасында – рейс автобусы шоферын идарәдән читләштердләр. Ул  медицина тикшерүе узудан баш тарткан. Закон нигезендә мондый баш тарту исерек килеш идарә итүгә тиңләштерелә. Шоферга карата административ материал төзелгән, аңа идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү куркынычы яный.

ЮХИДИ искәртә: исерек килеш транспорт белән идарә итү ул –  юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куя торган тәртип бозу. Әгәр дә сез руль артына исерек машина йөртүченең утыруына шаһит булсагыз, бу хакта кичекмәстән дежур часть телефоны аша хәбәр итегез. Сезнең уяулык, бәлки, кемнеңдер тормышын саклап калыр. 

фото: ГАИ Лениногорск

 

 


Нет комментариев