Лениногорск дәүләт автоинспекциясе бүлеге “Көзге каникуллар” акциясен башлый
Автомобиль йөртүчеләр һәм ата-аналар игътибарына!
Лениногорск республика буенча игълан ителгән «Көзге каникуллар» акциясенә кушылды.
2025 елның 23 октябреннән 2 ноябренә кадәр республика дәүләт автоинспекциясе балаларыбызны юлларда яклауга юнәлдерелгән масштаблы «Көзге каникуллар» операциясен үткәрә.
Татарстанда борчулы статистика: шушы елның 9 аенда балалар катнашында 359 юл-транспорт һәлакәте булган. Кызганыч, 11 бала һәлак булган, 390ы яраланган. Бигрәк тә яшь пассажирларның иминлеге мәсьәләсе кискен тора – ел башыннан 9 бала-пассажир һәлак булган.
Акциянең төп максаты– балаларның иминлеге: балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләренең үтәлешен контрольдә тоту.
Машина руле артында утыручыларның исләренә төшерәбез: тизлекне киметегез, мәктәпләр, парклар һәм торак зоналар тирәсендә аеруча игътибарлы булыгыз. Пассажир балаларның иминлеген тәэмин итегез.
Ата-аналар, бала белән юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрегез. Балалар күренеп торсын өчен, киемдәге яктылык кайтаргычларны кулланыгыз.
Балалар, куркынычсызлыкны онытмагыз! Юлны бары тик кагыйдәләр буенча, светофорның яшел сигналына һәм билгеләнгән урыннарда гына чыгыгыз. Куркынычсыз зоналарда уйнамагыз..
Көзге каникулларны бергәләп балаларыбыз өчен куркынычсыз итик. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәрвакыт үтәп йөрик.
фото: татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев