Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск дәүләт автоинспекциясе яктылык кайтаргыч элементның мөһимлеге турында искә төшерә

Юл хәрәкәте иминлеге үзәге ясаган нәтиҗәләр нигезендә, соңгы ун елда җәяүлеләрне бәрдерү, юл-транспорт һәлакәтләренең саны буенча икенче урында тора.

Көз айлары җәяүле юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен аруча куркыныч айлар.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, кайбер очракларда киемдә яктылык  кайтаручы элементлар булу мәҗбүри икәнен бик азлар белә. Торак пунктлар эчендә йөргәндә бу  катгый рәвештә киңәш кенә ителсә, торак пункттан тыш юлларда  яктылык кайтаргычны кию мәҗбүри булып санала, киемдә әлеге элемент булмаганда, җәяүлене административ җаваплылыкка да картырга мөмкиннәр.

Юл хәрәкәте кагыйдәләренең фликер ягъни яктылык кайтаргыч элемент кебек гади генә детальгә шулкадәр кырыс каравын, юл-транспорт һәлакәте статистикасы белән кызыксынган кеше үзе аңлый ала.

Киемдә  яктылык кайтаргычлар булу җәяүлене төнлә бәрдерү куркынычын 6,5 тапкырга киметә. Яктылыкны кире кайтара торган кием һәм аксессуарлар машина йөртүчеләргә җәяүлене 130-150 метрдан күрергә ярдәм итә. Ә кара киемле җәяүлене машина йөртүче аңа  18 метрлар чамасы якынлашкач кына күреп ала ала. 

 “Җәяүленең киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар никадәр күбрәк булса, ул караңгыда шулкадәр сизелерлек булачак, димәк, аның юлы шулкадәр куркынычсызрак булачак. Уйлап карагыз: сез һәрвакыт өске киемнән йөрисез һәм беркайчан да өйдә онытмыйсыз. Яктылыкны кире кайтара торган элемент – фликерның нәкъ менә шундый киемдә булуы яхшырак. Бу куртка, пальто, чалбар, аяк киеме яки башлык булырга мөмкин. Сумкаларда һәм рюкзакларда яктылык кайтара торган элементлар ябыштырылган булу да файдага гына”,- дип аңлаталар юл иминлеге сагында торучылар.

Юлда йөргәндә барлык ситуацияләрне алдан белеп торып булмый. Яктылык кайтаручы элементларны киемдә көз көне генә түгел, елның теләсә кайсы вакытында булырга тиеш. Алар караңгы юлда кешенең сәламәтлеге һәм гомерен саклап кала ала, юл-транспорт һәлакәтендә имгәнү куркынычын кимүгә ярдәм итә.

 Киемдә яктылык кайтаргыч элемент- сезнең иминлегегез, бу турыда һәрвакыт истә тотыгыз.

 

фото: Татар информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев