Лениногорск дәүләт автоинспекциясе руль артына яңа гына утырган автомобиль йөртүчеләргә искәртә
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск дәүләт автоинспекциясе руль артына яңа гына утырган автомобиль йөртүчеләргә искәртә

Юл иминлеге сагында торучылар машина йөртү хокукына күптән түгел генә ия булучыларга, тәҗрибәләре җитмәү, үз-үзенә ышану һәм яшьтәшләренең йогынтысы белән бәйле зур куркынычлар тудырырга мөмкинлекләре турында аңлаталар.

Юлда бәла-каза килеп чыкмасын өчен төп  тәкъдимнәр

- Шофёрлык тәҗрибәгезнең башында катлаулы һава шартларыннан һәм төнге юллардан сакланыгыз. 

-Игътибарлы булыгыз, бөтен игътибарыгызны юлга юнәлтегез, игътибарыгызны читкә юнәлтүче факторлардан баш тартыгыз.

Янәшәдә булган дус-ишләрегезнең басымына бирешмәгез, сезнең куркынычсызлыгыгыз дусларыгызның фикеренә караганда мөһимрәк. 

-Тизлек режимын саклагыз: тизлек - күп кенә авыр юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәбе.

 - Алдан күрә белергә, фикерләргә өйрәнегез: башка машина йөртүчеләрнең эш-гамәлләрен алдан күрә алу сәләтегезне үстерегез

-Юл хәрәкәте кагыйдәләрне онытмагыз: белемегезне даими рәвештә яңартыгыз. 

Ата-аналарга яшь машина йөртүчеләрне өйрәтергә һәм аларга ярдәм итәргә киңәш ителә. 

Онытмагыз: сезнең кулда - үзегезнең һәм башкаларның тормышы


Нет комментариев