Лениногорск юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары автомобиль йөртүчеләрне Яңа ел бәйрәме белән котладылар
Автоинспекторлар махсус тәбрикләү рейды ясадылар, билгеле, котлау белән беррәттән куркынычсызлык турындада янә исләренә төшерделәр.
Гадәти булмаган бу профилактика рейдында РФ Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге хезмәткәрләре автомобиль йөртүчеләрнең документларын тикшерү һәм штрафлар урынына, аларны Яңа ел белән тәбрикләп, бүләкләр тапшырдылар.
Машина руле артында утыручылар үзләрен туктаткач, башта, әлбәттә сагаеп, шикләнебрәк калды, әмма ДАИ инспекторлары: “Без бүген кырыс инспекторлар түгел, Кыш бабай илчеләре, менә сезгә бәйрәм бүләге”,- дигәч, һәркайсы елмаеп рәхмәт белдерде, кәефләре күтәрелеп китте.
Һәр машина йөртүчегә юл куркынычсызлыгы буенча белешмәлек, шулай ук яктылыкны кире кайтара торган элемент – тәүлекнең караңгы вакытында гомерне саклап кала алырлык аксессуар тапшырылды. Автоинспекторлар куркынычсызлык каешларын куллануның, тизлек режимын саклауның һәм балаларны махсус креслода йөртүнең мөһимлеген ассызыкладылар.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесенең Лениногорск профилактика бүлеге башлыгы Зөлфия Рахманова юл иминлеге сагында торучылар исеменнән автомобиль йөртүчеләрне тәбрикләде:
“Һәрберсенең гаиләсенә иминлек, бәхет телибез, ә бу - юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә, үзеңә һәм пассажирларга, юл хәрәкәтендә катнашучы башкаларга ихтирамлы карауга турыдан-туры бәйле. Мондый акцияләр машина йөртүчеләрдә уңай кәеф булдырырга ярдәм итә һәм юлда саклык чараларының никадәр мөһим булуын искә төшерә”,- диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев