Лениногорск юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары мәктәпләрдә очрашулар үткәрә
Шәһәр мәктәпләрендә укучы балалар белән уздырылучы чараларның максаты - юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерү һәм балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәте куркынычын киметү.
Шундый очрашуларның берсен дәүләт автоинспекциясенең юл-патруль хезмәте өлкән инспекторы Рифат Билалов Лениногорскиның 11 нче гимназиясендә 5 сыйныф укучылары белән үткәрде.
Инспектор укучыларга җәяүлеләр, велосипедчылар һәм самокат йөртүчеләр өчен кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеген искәртте.
Юллардагы типик хаталар, машина юлы аша чыгу һәм яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллану кагыйдәләре тикшерелде. Аерым игътибарны индивидуаль мобильлек чараларына (СИМ): велосипедларга һәм самокатларга, аларда йөрүгә кагылышлы чикләүләр һәм саклагыч экипировкалар урында бик җитди әңгәмә корылды, укучылар үзләре дә актив катнаштылар, күп төрле сораулар бирделәр һәм аларга җавапларны бергә таптылар.
фото Лениногорск ГАИ бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев