Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск юлларында балаларны автомобильләрдә йөрткәндә хокук бозуларны ачыклау буенча рейд узды

Юлларда балалар иминлеге проблемасы - иң кискен проблемаларның берсе.

Җәзаларны катгыйландыруга һәм даими кисәтүләргә карамастан, күп кенә машина йөртүчеләр элеккечә балигъ булмаганнарны йөртү кагыйдәләрен санга сукмый. 

"Пассажир балалар  катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны артабара, — дип билгеләп үтә Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе башлыгы, полиция майоры Елена Никитина. — Бүгенге көнгә инде өч балигъ булмаган бала авариядә зыян күрде. Ә бер очракта, бала исерек шофер идарә иткән автомобиль авариясендә  зыян күргән".

Рейд вакытында  инспекторлар документларны тикшерү белән генә чикләнми. Алар ни өчен балаларны креслосыз йөртүнең куркынычсыз булуын аңлата. Баланы машинада кагыйдә буенча йөртмәгән өчен штраф хәзер 3мең сум тәшкил итә. Әмма мөмкин булган очракларның бәясе күпкә куркынычрак, ул - иң яклаусыз пассажирның тормышы һәм сәламәтлеге.

 ЮХИДИ рейдлары – зур эшнең бер өлеше генә. Әмма автомобильдәге балаларның куркынычсызлыгы — барыннан да элек, руль артындагы һәр ата-ананың көндәлек җаваплылыгы.

Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре туктаткан машина йөртүче Илшат С. болай диде: "Балаларны йөртү кагыйдәләре җыелмасы, әлегә кадәр кайбер машина йөртүчеләр уйлаганча, машина хуҗаларын талауның чираттагы ысулы түгел. Балалар креслосы штрафтан качарга гына ярдәм итми, бәлки яшь пассажирларны аварияләрдә чын-чынлап саклый. Бу- балалар манекеннары белән үткәрелгән күпсанлы күрсәтмә краш-тестлар белән исбатланган», — дип саный ул. 

Шуны белү бик мөһим: 7 яшькә кадәрге балаларны алгы һәм арткы утыргычларда автомобиль креслоларында яисә аларның авырлыгына һәм буена туры килә торган башка тотып торучы җайланмаларда йөртү зарур. 7 яшьтән алып 11 яшькә кадәр арткы утыргычта балаларны тотып торучы җайланмалар яки штатлы куркынычсызлык каешлары ярдәмендә, ә алгы утыргычта бары тик балаларны тотып торучы җайланмалар белән генә йөртергә мөмкин. 12 яшь һәм аннан өлкәнрәкләрне, куркынычсызлык каешын эләктереп, олылар кебек йөртергә мөмкин.

 

Фото: дәүләт автоинспекциясе бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев