Лениногорск - Карабаш юлында ике кешенең гомерен өзгән юл-транспорт һәлакәте булды
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск - Карабаш юлында ике кешенең гомерен өзгән юл-транспорт һәлакәте булды

Юл фаҗигасе

Юл фаҗигасе нәтиҗәсендә ике автомобиль маңгайга-маңгай бәрелешеп, икесе дә металл өеменә әверелгән.  

Республика прокуратурасының һәлакәт урыныннан алынган фотоларында авариянең ни дәрәҗәдә коточкыч булуы күренә.

Фаҗига иртәнге сигезләр тирәсендә  килеп чыккан. «ВАЗ-2111» машинасы билгесез сәбәпләр аркасында каршы як полосага чыккан һәм  анда Opel белән маңгайга-маңгай бәрелешкән.

Бәрелү шулкадәр көчле була, ВАЗ автомобилен юл буендагы кюветка ыргыта, аның ике пассажиры урында ук һәлак була.

 

Фотолар республика прокуратурасы сайтыннан


Нет комментариев