Лениногорск мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән юл куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән юл куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр

Тормыш өчен кирәкле дәрес

Дәүләт автоинспекциясе вәкиле Анастасия Ибряева 11 нче гимназиядә 3 нче сыйныф укучылары белән очрашу оештырды.

Тормыш һәм сәламәтлек өчен мөһим булган дәреснең темасы: «Юл хәрәкәтенең тәртипле катнашучысы”. 

Дәреснең төп өлеше куркыныч хәлләрне ачык тикшерү булды. Балалар юлда реаль куркынычларны аңласыннар өчен, аларга балалар катнашында реаль юл-транспорт һәлакәтләре язмалары белән видеоматериаллар күрсәтелде.

Видеоны карау әңгәмә белән үрелеп барды: балалар белән юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен һәм аларга китергән хаталарны анализладылар.

“Мондый очрашулар балаларга юлда игътибарлылыкны беренче чиратка кую,  ә юл йөрү кагыйдәләрен белү — үз гомереңне һәм сәламәтлегеңне саклап калуның бердәнбер юлы икәнен аңларга ярдәм итә", - ди Анастасия Ибряева.

 

Фото: Лениногорск Госавтоинспекциясе 

 


Нет комментариев