Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге “Тоннель” рейдында исерек шоферларны тоткарлады

ДАИ тарафыннан үткәрелүче бу чара РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе нигезендә, автомобиль руле артына янә исерек хәлдә утырган, элегрәк административ җәзага тартылган яисә хөкем ителгән шоферларны ачыклауга юнәлдерелде.

Рейд барышында тикшерү өчен туктатылган транспортларның өчесендә шоферларның спиртлы эчемлек кулланганлыгы ачыкланды. Аларның берсе– вахта автобусын йөртүче.

Рейд вакытында, шулай ук,  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып  тыелган урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгучы берничә шофер да туктатылды.  

Лениногорск районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә киңәш итә: онытмагыз, руль артында утырганда, сез үзегезнең һәм юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрнең тормышы өчен җаваплы.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев