Лениногорск районы лагерьларында ял итүче балалар юл иминлеге дәресләре алдылар
Балалар белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учрежениесенең Лениногорск профилактика бүлеге башлыгы Эльвира Кирдянова очрашып, мөһим әңгәмәләр үткәрде.
Җәйге каникул вакытында «Олимпия», «Дружба», «Ландыш» һәм «Юбилейный» лагерьларында ул профилактика дәресләре җәяүлеләрнең үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә: җәяүле кичүе, яктылык кайтаргычлар элемент, уеннарны машина юлыннан еракта оештыруга багышлады.
Шулай ук бу дәресләрдә велосипедта һәм самокатларда йөрү кагыйдәләренә зур урын бирелде.
Питбайкларга аеруча басым ясап тукталдылар, питбайкларда йөрү кагыйдәләре, хокук таләпләре һәм җаваплылыкка зур игътибар бирделәр, мөмкин булган куркынычлар һәм экипировканың әһәмияте турында фикер алыштылар.
Фото: Юл куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесенең Лениногорск профилактика бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев