Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск районында 4 айда 137 юл-транспорт һәлакәте булган

Мэриядә юл иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырыш булды.

 Лениногорск районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Айдар Хаҗиев шушы елның  4 ае эчендә булган аварияләр турында чыгыш ясады.

Шушы чорда Лениногорск муниципаль районында 137 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 6 кеше зыян күргән.

Докладчы билгеләп үткәнчә, район территориясендә аварияләр торышына ай саен анализ ясала. Юлларда аварияләрне кисәтүгә йогынты ясауның төп чарасы булып юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау тора. Административ хокук бозуларның күпчелеге куркынычсызлык каешларын кулланмау,  каршы як полосага чыгу, исерек хәлдә автотранспорт белән идарә итүгә төзелгән.

Ул шулай ук район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча алып барылган профилактик эш турында сөйләде.

 

фото: Лениногорск-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев