Лениногорск  районында «Язгы каникуллар» профилактик чарасы башланды
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск районында «Язгы каникуллар» профилактик чарасы башланды

Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе каникуллар вакытында уяулык кирәклеген искәртә.

Лениногорск шәһәре һәм районында мәктәп каникуллары имин үтсен өчен 23 марттан 5 апрельгә кадәр «Язгы каникуллар» профилактик чарасы уза.

Куркынычсызлыкның төп кагыйдәләре:

Юл аша чыгу. җәяүле кешегә юл аркылы чыкканда рөхсәт ителгән урыннардан гына чыгыгыз. Башта туктагыз, машина йөртүчеләрнең сезне күрүләренә һәм үткәрүләренә инаныгыз. 

Ерактан ук күренеп тору: тәүлекнең караңгы вакытында һичшиксез яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдаланыгыз. Бу сезне бәла-казадан коткарып калыр.

Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе барысын да уяу булырга һәм кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакыра.

Үзегезне һәм балаларыгызны саклагыз.

Исламия Галимова фотосы


Нет комментариев