18 ноябрь көнне 11:25 сәгатьтә авария булган, дип хәбәр итә Лениногорск автоинспекциясе.
18 ноябрь көнне Әлмәт-Лениногорск автоюлында 1980 елгы шофер ВАЗ машинасында Зәй-Каратай авылыннан чыкканда юл йөрү кагыйдәләрен бозган, юлны башка автомобильгә – газельгә юл бирмәгән. ВАЗ йөртүчесенең «права»сы да булмаган.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә аның муен умырткасына зыян килә, Бөгелмә медицина учреждениесенә озатыла.
РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.24, 12.13 һәм 12.7 статьялары буенча административ эш кузгатылды, әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, дип хәбәр итә Лениногорск ГАИ бүлеге.
фотолар: Лениногорск ГАИ
Нет комментариев