Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск районында кеше үлеме белән бәйле юл-транспорт һәлакәте булды

Юл-транспорт һәлакәте бүген - 29 апрельдә кичке якта булды.

Авария районыбызның Сугышлы авылы белән Тимәш авылы арасында килеп чыккан.

Беренчел фаразлар буенча, Geely  автомобиле йөртүчесе (1954 елгы) тиешле тизлекне сакламыйча, каршы яктан килүче Renault машинасы белән бәрелешә. Әлеге машинаның шоферы – 1958 елгы. 

Аннары юл уңаеннан бара торган Лада автомобиле белән дә бәрелеш була. Лада автомобиле руле артында 1992 елгы машина йөртүче.

 Geely автомобиле каршы як полосага чыга да, анда ВАЗ машинасы һәм Volkswagen белән бәрелешә. Volkswagen машинасында 1976 елгы хатын-кыз – машина йөртүче.

Авария нәтиҗәсендә ВАЗ автомобиле шоферы урында һәлак була.

Шулай ук ВАЗ автомобиленең пассажиры (1974 елгы) һәм Geely машинасы йөртүчесе җәрәхәтләр ала.

ДАИ хезмәткәрләре авариянең нечкәлекләрен ачыклый. 

фотолар:  https://t.me/gibddtatarstan

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев