Лениногорск районында машина руле артындагы яшүсмер җәяүлене бәрдергән
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск районында машина руле артындагы яшүсмер җәяүлене бәрдергән

Юл һәлакәте районның Шөгер авылында килеп чыккан.

Хәзерге вакытта билгеле булганча, 2 июльдә 17.00  сәгать тирәсендә Шөгер авылында Ибраһимов урамында 2009 елда туган балигъ булмаган машина йөртүче ВАЗ-2107 автомобилендә идарә итә алмаган һәм юл читеннән каршы якка баручы 1976 елгы җәяүлене бәрдергән.

Машина йөртүченең транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмавы ачыкланган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле күпсанлы җәрәхәтләр алган.

Зыян күрүчене Бөгелмә шәһәренең үзәк район хастаханәсенә алып киткәннәр. Эш материаллары  карар кабул итү өчен судка җибәрелгән. Авариянең нечкәлекләре ачыклана.

 

фото: Лениногорск ДАИ


Нет комментариев