Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск районында шушы елның 6 ае эчендә юл һәлакәтләрендә 3 кеше һәлак булган

Лениногорск районында шушы елның 6 ае эчендә юл һәлакәтләрендә 3 кешене югалтканбыз.

Әлеге һәлакәтләр апрель-июнь айларында булган, ике пассажир һәм бер шоферның гомере өзелә. Барлык фаҗигаләр руль артында утыручылар гаебе белән булган. 

Шушы елның ярты елы эчендә Лениногорск районында 19 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 25 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган һәм корбаннарсыз гына да булмаган. Әйтик, 16 апрельдә –  пассажир, 29 апрельдә – шофер, 19 июньдә пассажир хатын-кыз һәлак булган.

Әлеге авария турында Лениногорск ЮХИДИ идарәсе начальнигы Елена Никитина ачыклык кертә: “19 июньдә Лениногорск – Чирмешән –Кузьминовка автоюлының 2 км+400 м участогында Рено Логан машинасы (йөртүчесе -  1957 елгы) Иске Иштирәк авылыннан Мөэмин-Каратайга барганда, “Куркыныч борылыш” дигән юл билгесенә игътибар итмичә, тиешле тизлекне сакламаган һәм уң яктагы юл читен эләктерә дә каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм кюветка төшеп китә. Авария нәтиҗәсендә, пассажир хатын-кыз һәлак була”.

ДАИ начальнигы билгеләп үткәнчә,  барлык 3 юл-транспорт һәлакәте дә 25 елдан артык машина йөртү стажы булган машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан, бер шоферның хәтта  46 ел йөртү стажы бар. 
Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре транспорт чарасының юлда урнашу кагыйдәләрен бозу, шул исәптән каршы як полосага чыгу (11 авария), юл чатында йөрү кагыйдәләрен бозу (3 һәлакәт).

Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан профилактика-күзәтчелек эшчәнлеген катгыйландыруга карамастан, агымдагы елның 6 аенда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан меңгә якын хокук бозучыга күбрәк административ җаваплылыкка тартылган, төгәлрәге  4367 юл хәрәкәтендә катнашучы (узган елның шул чорында – 3554), әмма машина йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмый, бу еш кына юл-транспорт һәлакәтләренә китерә, ди автоинспекторлар.

Лениногорск районы территориясендә 2 елдан азрак идарә стажы булган машина йөртүчеләр гаебе белән юл-транспорт һәлакәте үсеше дәвам итә: 2026 елның 6 аенда Лениногорск районы һәм шәһәре территориясендә әлеге категория машина йөртүчеләр гаебе белән 31 юл-транспорт һәлакәте (узган елның шул чорында – 18) булган, шулардан 23 юл-транспорт һәлакәте 1 елга кадәр машина йөртү стажы булган машина йөртүчеләр тарафыннан башкарылган, ягъни гомуми санның 74,2 проценты. Быел автомәктәп курсантларын укытканда юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланган.


Елена Никитина, Лениногорск ДАИ идарәсе начальнигы: 
-    Балалар һәм яшүсмерләр катнашында аварияләр саны да артты. Шушы елның 6 ае эчендә 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, узган елның шул чорында ике генә иде. Әлеге аварияләрдә 6 бала зыян күрде. Балаларның юл-транспорт травматизмын һәм юл хәрәкәте иминлеген профилактикалауга юнәлдерелгән, шул исәптән Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашында да, бик күп профилактик чаралар үткәрелүенә карамастан, шәһәрнең ике мәктәбендә борчулы динамика күзәтелә: 12нче лицей һәм 11нче гимназия. Шуңа күрә барлык мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның нәтиҗәләрен һәр укучыга җиткерүне, аларга һәм аларның ата-аналарына җибәрелгән хокук бозулар өчен җаваплылыкны аңлатуны сорыйм.


Шәһәрдә                                                     Районда
10 – авария                                                  9 – авария 

Региональ юлларда һәлак булучылар саны  - 2 

 

Лениногорскида авария күп була торган урыннар:

  •  Шашин урамы
  •  Чайковский урамындагы юл үткәргеч
  •  Бөгелмәгә таба бару юлы


Транспорт чарасын исерек хәлдә йөртүчеләр 
2025 елның 6 аенда – 123
2026 елның 6 аенда – 105 

 

фото: архив Лениногорск ДАИ

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев