Лениногорск районында ун ай эчендә аварияләрдә дүрт кеше һәлак булган
Бүген Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне.
Акциянең максаты – юл-транспорт һәлакәтләрен тәэмин итү, юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр һәм җәрәхәтләнүчеләр санын киметү, юлда хокук бозуларга каршы көрәш проблемаларына киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу һәм аларның гаилә әгъзаларының кайгысын уртаклашу.
Лениногорск нефть техникумында әлеге датага багышлап чара уздырылды. Анда студентлар, шәһәр мәктәпләре укучылары җыелган иде.
Лениногорск дәүләт автоинспекциясе начальнигы Елена Никитина юл-транспорт һәлакәтләре буенча Лениногорск районындагы саннарны хәбәр итте..
Соңгы 15 елда Лениногорск районы территориясендә 980 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, кызганыч, 138 кеше һәлак булган, ә 1177 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
- Бу саннар – статистика гына түгел. Аларның һәрберсе өчен-кемнеңдер өзелгән гомере, кемнеңдер югалтуы, – ди ул.
Агымдагы 2025 елда да, 10 айда 35 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә 4 кеше һәлак булган, шуның икесе – балигъ булмаганнар, ә 45 кеше җәрәхәтләнгән. «Бу саннар күрсәткәнчә, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы проблемасы бик актуаль булып кала һәм безнең даими игътибарыбызны һәм тырышлыгыбызны таләп итә», – диде Елена Никитина.
Ун ай эчендә Татарстан юлларында аварияләрдә 275 кеше һәлак булган. Шуларның 15е – балалар.
Юлларда имин йөрик, юлларда бәла-казалар булмасын иде.
фото: Лениногорск ГАИ бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев